- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Приморьеның өлкәсендә тайгада югалган 15 яшьлек Николай язмышы турында 13 көн бер нәрсә дә билгеле булмаган.
Волонтерлар, МЧС, ОМОН, полиция, Тикшерү комитеты – 300 дән артык кеше укучыны эзләгән. Ниһаять, яшүсмер табылган, исән-имин! Барысының да исе китә, кыргый урманда ул ничек исән калган?! Коткаручының сүзләренә караганда, малай адашкан урманда кыргый кабан, юлбарыс һәм аю яши. Егеткә бәхет елмайган!
Ачыклануынча, егет 13 көн буе тайгада йөрмәгән, адашканның өченче тәүлегендә урмандагы умарталыкка килеп чыккан. Умартачы үсмерне ашаткан, яхшы мөнәсәбәттә булган. Биредә элемтә юк, яңгырлардан соң елга күтәрелгән һәм бәйләнешкә чыгарга бер мөмкинлек тә булмаган.
Чыганак: www.mk.ru