Татарстанда канкойгыч вакыйга

-- Alfia

Тукай районының “Малиновка-1” бакчачылык ширкәтендә 4 сентябрьдә канкойгыч вакыйга була. Чаллыда яшәүче үз-үзенә кул салыр алдыннан туганына шалтыратып, бакча буенча күршесен үтерүе турында хәбәр итә.

Соңыннан билгеле булганча, әлеге 69 яшьлек ир-атлар арасында күптәннән конфликтлы ситуацияләр булып торган. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төнлә белән ир-ат күршесенең күкрәгенә пычак кадаган. Алган җәрәхәтләреннән ир-ат шунда ук җан бирә. Шуннан инде үтерүче үзенә үзе кул сала.

“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре башкарыла.

 

Мәгълүмат: chelny-izvest.ru

Бәйле