Чаллыда юл һәлакәте, зыян күрүчеләр бар

-- Alfia

Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешү нәтиҗәсендә тимер өеменә әверелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Кичә, 4 сентябрь, ГЭС бистәсендә «МАЗ» йөк автомобиле һәм «Форд» маршрут автобусы бәрелешкән. Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Нәтиҗәдә, пассажирлар утырган автобус, трамвай юлына чыгып, яны белән ауган», — дип белдерде алар агентлыкка.

Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Йөк автомобиле шоферы авария урыныннан качып киткән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

 

 

Бәйле