Татарстанда булган юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче тереләй янып үлә

-- Alfia

Чаллыдан ерак түгел җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Юл һәлакәте Чаллы – Сарман юлында Чаллыдан 16 км ераклыкта була.

«38 яшьлек иномарка йөртүчесе тизлекне арттыру сәбәпле, машина белән идарә итә алмый һәм тыелган җирдә  каршы як полосага чыгып, «Вольво» белән бәрелешә. Бәрелешүдән җиңел машина юл кырыена очып төшә һәм яна башлый», — дип аңлата Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.ru

Бәйле