Алтайның Денис мәгарәсендә могҗизага тиң әйбер табыла. Бу ни бу?

-- Лейла

Алтайның Денис мәгарәсендә дөньядагы иң борынгы хайван – 50 мең яшьлек хайван сурәте табылган.

Август башында РФА Себер бүлегенең Археология һәм этнография институты хезмәткәрләре мамонт мөгезеннән ясалган тулы ат сынын тапкан.

Билгеле булуынча, озынлыкка 5 сантиметрдан артмаган ат сыны, мәгарәнең 11нче катламында, аның Көньяк галереясендә табылган. Сынны казып алу өчен, археологларга өслектән 2,5 метрга тирәнгә төшәргә туры килгән. Соргылт көрән төстәге сын галимнәрне үзенең бөтенлеге, җентекләп бизәкләнүе, шомалыгы белән таң калдырган. Алтайда мондый катламда шундый сыннарның әле беркайчан да табылганы булмаган. Хәер, бөтен дөньяда шулай. Соңгы вакытка кадәр хайваннарның иң борынгы сурәтләре дип Көнбатыш Европа-Ориньяк һәм граветт культуралары саналган, аларга 33 мең елдан да күбрәк түгел (аларны казу Франциядә алып барыла).

Шулай итеп, борынгы кешеләр – денислылар мәгарәсендә табылган ат сыны дөньяда иң борынгылардан санала һәм 45-50 мең еллык югары палеолит чорына карый. Ул борынгы Алтай халкының матди һәм рухи үсешенең югары дәрәҗәдә булуын дәлилли.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле