Татарстанда бакча йортында 67 яшьлек ир-ат һәлак була

-- Alfia

Татарстанның Тукай районында 67 яшьлек ир-ат дача йортында янгында үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«6 сентябрь 6.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номерына «Дубравушка»да кечкенә бакча йорты януы турында хәбәр килде», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

20 минуттан соң ут чыккан дачага «Комсомолец» оешмасы хезмәткәрләре килә. Алар килеп җиткән вакытта йортның түбәсе эчкә ишелеп төшә һәм бина тулысынча ут белән каплана.

Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр йорт болдыры янында 67 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен табып ала.

Янгын сүндерүчеләргә 24 квадрат метр мәйдандагы янгынны бетерү өчен 15 минут вакыт кирәк булган. Фаҗиганең сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле