Татарстанда үлем белән тәмамланган һәлакәт видеосы чыкты

-- Alfia

Шаһитлар Татарстанда «Мицубиси» внедорожнигы йөк машинасы астына кереп киткән юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

«6 сентябрь кич белән республиканың Питрәч районында Иске Шыгали янында «Мицубиси Паджеро» машина йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ”га килеп бәрелгән”, – дип сөйләделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Авариядә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий