Җырчы Илнар Ялаловның үзенчәлекле клибын күрдегезме әле? [видео]

-- Alfia

Моңлы тавышлы профессионал опера җырчысы Илнар Ялаловның «Зиләйлүк» җырына төшерелгән клибы табигатьнең җәйдән көзгә күчү мизгелләре белән бергә, милли киемле татар егет-кызлары  булуы белән дә игътибарны җәлеп итә.

Сүз уңаеннан, Илнар һәм Ләйсән Ялаловлар 5 октябрь Казанның  Филармония концертлар залында кичке сәгать 5тә «ТАБЫШМАК» исемле концерт программасын тамашачыга тәкъдим итәләр. Ялаловлар гаиләсе әлеге тамашада матур сюрпризлар күп булачак дип ышандыра.

Билетлар «Билетон»да  һәм Филармония @tatfilarmonia сайтында. Билет алу хәстәрен алдан күрегез, көнендә калмаска мөмкин, бу концертка Илнар бик ныклап әзерләнә.

Бәйле