Башкортстанда юл һәлакәте, зыян күрүчеләр арасында 2 бала да бар

-- Alfia

8 сентябрь кичендә Уфада СССРга 50 ел урамында 49 яшьлек исерек шофер «БМВ Х3»  белән светофор алдында тукталган «Форд Фокус»ка килеп бәрелә. Соңгысы «Мицубиси Кольт» машинасына бәрелә, ул, үз чиратында, «Лада Калина»га.

Бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше зыян күрә. Алар арасында  ике бала да бар.

«Авариядә гаепле кеше элегрәк тә исерек хәлдә машина белән идарә итү өчен җаваплылыкка җәлеп ителгән булган, хәзер аңа моннан тыш, җинаять җаваплылыгы да яный», — дип хәбәр итәләр Башкортстанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

 

Мәгълүмат: bashinform.ru

Бәйле