Казанда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә ике кеше җитди зыян күрә

-- Alfia

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе автобус пассажиры һәм җәяүле зыян күргән ике авариянең шаһитларын эзли. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.

«5 сентябрьдә 55нче автобуста 43 яшьлек пассажир егылган. Автобус йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, китеп барган, зыян күрүченең башы җәрәхәтләнгән. Икенче көнне «Хэнде» автомобиле Достоевский урамындагы җир асты парковкасында 52 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, хатын-кызның күкрәк читлегенә зыян килгән», — дип белдерделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияләрне үз күзләре белән күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле