Алмаз Мирзаянов үзе өчен «борчылучыларга» җавап бирә

-- Alfia

// Татар Тудей //

Танылган алып баручы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов үзенә комментарийлар язучыларга җавабын җиткерә.

Бөтен кешенең дә үзенә язган комментарийларын укып баруын әйтә ул. «Бөтен эшегезне калдырып, безне карап барасыз икән, без дә, гади генә булса да, рәхмәт әйтергә тиештер», — ди Алмаз Мирзаянов. Негатив комментарий язучыларга да җавабы әзер аның.  «Әйдә, бер елмай да, шул хыялларыңның берсен генә булса да чынга ашыру өчен бер кечкенә генә булса да «адым» яса әле бүген!» — ди ул аларга.

 

Мәгълүмат Алмаз Мирзаяновның инстаграмыннан

Бәйле