Рязань районында бер ир-ат үрдәк атарга барып дустын атып үтергән

-- Alfia

Ике дус үрдәк атарга барган. Тик менә аларның берсе өенә кабат әйләнеп кайта алмаган. Ау вакытында дусты аны атып үтергән.

Бу фаҗига Рязань районының Казарь авылы янында булган. Төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 4 сентябрь көнне ике дус үрдәк атарга барган. Икесе дә «салмыш» булган. Берсе, үрдәккә атам дип, ялгыш икенчесенә аткан. Теге мескен шунда ук җан биргән. Аңа 30 яшь кенә булган.
Әлеге вакытта тикшерү бара.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: oren1.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий