Ләйлә Дәүләтованың гомерлеккә бергә булырлык кеше турындагы хыяллары чынга аша

-- Alfia

// Татар Тудей //

Танылган алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова инстаграмында гадәти булмаган пост урнаштырган.

Ул кызы белән төшкән видеосын куйган һәм: «Мин һәрвакыт Аллаһ Тәгаләдән сорый идем. Гомерлеккә бергә булырлык, бер-беребезне яратып, шатландырып яшәрлек, мине ничек бар шулай кабул итүче, мине генә яратучы, миннән яхшыракны, яшьрәкне, матурракны эзләп йөрмәүче, мине сөендерудән тәм табучы, саклаучы-яклаучы кеше бир әле дип», — дип язган. Ләйлә Дәүләтованың бу хыялларын чынга ашыручы аның кызы икән.

 

Мәгълүмат Ләйлә Дәүләтованың инстаграмыннан

Бәйле