Русиядә мәктәп ашханәсендә коточкыч хәл: 4 бала җитди тән җәрәхәтләре ала

-- Alfia

Кузбасстагы Междуреченск мәктәбенең ашханәсендә термопот — электр самовары авып, беренче сыйныфта укучы дүрт баланың өстенә кайнар су түгелгән. Бу хәл бер укучының ялгыш өстәлне аударуы аркасында килеп чыккан.

Нәтиҗәдә, дүрт бала төрле дәрәҗәдәге тән пешүе алган, аларның өчесе дәваханәгә эләккән. Бер кызның хәле бик авыр санала, ул әле реанимациядә ята. Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү бара.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий