Рифат Фәттахов Илһам Шакиров истәлегенә бәйле күңелле яңалыклар белән таныштырды

-- Alfia

11 сентябрь матбугат очрашуында Ваһапов фонды октябрь-декабрьдә Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган концертлар циклын тәкъдим итәчәген хәбәр итте. Бу – Илһам Шакиров фестивале башымы? Азатлык шул сорауга ачыклык кертте.

Илһам Шакиров белән хушлашканда дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиеваның исемендәге фестиваль кирәк дигән иде. Ваһапов фонды шушы эшне үз өстенә аламы? Продюсер Рифат Фәттахов әйтүенчә, бу – Илһам Шакировка рәхмәт сүзебезне белдерү. Аныңча, бөек җырчыга мөстәкыйль фестиваль кирәк.

— Татарның һәрбер проекты Илһам Шакировка игътибар итәргә тиеш. Безнең игътибар күрсәтү дә табигый. Чөнки минем Рәшит Ваһаповка килүемдә дә Илһам абыйның роле зур булды. Фестивальнең үсүендә Илһам абый хәлиткеч роль уйнады. Соңгы мөмкинлегенәчә фестивальдә катнашты. 2008 ел – безнең өчен авыр булды. Рәсми даирәләрдә Ваһапов фестиваленә кагылышлы ыгы-зыгы башланды, аның туктап калуы да мөмкин иде. Ә бу – Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән ел. Киңәш сорап Илһам абыйга бардым. Ул Миңтимер Шәймиевкә барырга кирәк, диде. Шуннан без Илһам Хаҗиев белән Илһам абыйга фестивальнең президенты дигән махсус вазифа уйлап таптык, ул үз куллары белән Миңтимер агага хат язды. Шул хаттан соң фестивальгә караш үзгәрде.

Илһам абый хәзер популяр булып киткән бик күпләргә хәер-фатихасын бирде. Шуңа күрә без Илһам абыйга багышланган концертларны аның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләк авылыннан башлап җибәрәбез. Планда Уфа, Рим бар. Римны сайлавыбыз очраклы түгел. Италия вокал мәктәбе белән элемтәләрне ныгытасыбыз килә. Париждагы ЮНЕСКО штабында да татар җырын тәкъдим итү нияте бар.

Ваһапов фонды «Яңа татар җыры» бәйгесен дә игълан итте. 1 октябрь җыр үрнәкләрен кабул итү башлана. Әлеге бәйге җырның сәнгати дәрәҗәсенә, яңалыгына, текстның поэтик байлыгына, милли үзенчәлегенә игътибар итә. Җырлар 1 июльгә кадәр кабул ителәчәк. Аннан 10-15 җыр икенче турга үтә һәм ел азагында гала-концерт үткәрү карала. Бәйгенең приз фонды 1 миллион 350 мең сумны тәшкил итә. Беренче урынга 200 мең сум тапшырылачак. Өч урын билгеләнә һәм кызыксындыру бүләкләре дә бирелә. Рифат Фәттахов әйтүенчә, авторларга яшь буенча чикләүләр юк, профессионал композитор яки шагыйрь булу мәҗбүри түгел. Аныңча, татар эстрадасында бөтен таләпләргә туры килгән, татар җыры дип атарлык әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Без Зәлиләгә әле дә үз җырын таба алмыйбыз, дип аңлатма бирде ул.

Очрашуда шәхесләрне мәңгеләштерү темасы да кузгатылды. Рифат Фәттахов бу җәһәттән Илһам Шакировка һәйкәл өчен иң кулай урын – Камал театры каршысы диде. Ул чакта бөекләрнең өчлеге: Тукай, Сәйдәш, Илһам һәйкәлләре барлыкка килер иде, диде ул.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле