Казанда 5 яшьлек кызны машина бәрдерә

-- Alfia

Казан үзәгендә әни кеше баласын җәяүлеләр кичүе булмаган җирдән юл аркылы алып чыккан. Нәтиҗәдә баланы машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә, 10 сентябрь, кич, Назарбаев урамында әнисе белән тиешсез урыннан юл аркылы чыкканда биш яшьлек кызны “Киа” машинасы бәрдергән”, — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Нәтиҗәдә баланың аягы сынган, башы һәм балтырлары имгәнгән. Ул хастаханәдә дәвалана.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий