Әти кеше бер яшьлек баласын кер юу машинасында әйләндерә

-- Лейла

25 яшьлек әтигә озакламый суд каршына басарга туры киләчәк. Аны 1 яшьлек баласының сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ир баланы кер юа торган машинага керткән һәм аны зур тизлек белән әйләндергән.  Нәтиҗәдә, баланың баш сөяге җәрәхәтләнгән.

Әти кеше гаебен танымый. Аның фикеренчә, бәләкәч үзе машина эченә кергән һәм ул кабынып киткән.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле