Ришат Төхвәтуллин: «Хыянәт ашарга үтәргә туры килде»

-- Лейла

Ришат Төхвәтуллин инстагрмында өр яңа җырын тәкъдим итте. Һәм үзе тормышында булган хәл турында сөйләде.

«- Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Бер миндә генә түгел инде ул, күп кешедә шулайдыр. Иң авыр минутларда бик зирәк кеше миңа: «Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар» — дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм.


Бу җырым да шул хакта…» — ди җырчы. 

 

Бәйле