Казанда гадәттән тыш хәл: тәмәке тарту аркасында янгын чыга

-- Alfia

Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«13 сентябрь төнлә Батыршин урамындагы биш катлы йортның дүртенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан. Урынга 4нче янгын-каравыл частенең кизү төркеме юл тоткан», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле