- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Республикада 27 кеше агулы гөмбә ашап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта 13 сентябрь “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Сезон дәвамында безгә уртача 25-30 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Быел 27 пациентка госпитализация таләп ителде. Аларның барысы да, хәлләре яхшыргач, хастаханәдән чыгарылды”, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.
Табиб сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләрнең авыру сәбәбе – эшкәртелмәгән гөмбә ашауда. Ике пациент кына гөмбәне дөрес итеп эшкәртмәү аркасында табиблар кулына эләккән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar