Татарстанда 27 кеше гөмбә белән агуланып, хастаханәгә эләгә

-- Alfia

Республикада 27 кеше агулы гөмбә ашап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта 13 сентябрь “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Сезон дәвамында безгә уртача 25-30 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Быел 27 пациентка госпитализация таләп ителде. Аларның барысы да, хәлләре яхшыргач, хастаханәдән чыгарылды”, — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Табиб сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләрнең авыру сәбәбе — эшкәртелмәгән гөмбә ашауда. Ике пациент кына гөмбәне дөрес итеп эшкәртмәү аркасында табиблар кулына эләккән.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле