«Хәтта кулымны да яраладым» — Вәли Фазлыйәхмәтов нәрсә турында сөйли?

-- Лейла

//Татар Тудей//Ләлә Маннанова

Җырчы Вәли Фазлыйәхмәтов “Сәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ” җырына клип төшерү белән мәшгуль.  Клипны төшерергә урынны ничек сайлавы, съемкалар вакытында нинди хәлләр булуы турында безгә сөйләде.

 

—Клипны  төшерү өчен үзенчәлекле, матур урын сайлагансыз. Бу урынны сайлауга нәрсә этәрде?

—Без башта клипмейкер Илнур белән Крымга барырга теләгән идек. Чөнки кырымда шундый таулы, кыялы, болынлы урыннар бар. Диңгез дә шунда гына. Самолетка билетлар карый башладык, ә анда инде урыннар юк иде. Һәм инде аннары Илнур “Билетлар булмагач, әйдә Кама Тамагына барабыз. Анда да шундый матур урыннар бар” диде. Шунда барырга булдык. Иртәнге 3тә юлга чыктык, 6-7 без инде килеп җиткән идек. Бераз карап йөрдек, урыннарны билгеләп куйдык. Шулай итеп шунда  төшерә башладык.

—Клипны төшергәндә, кыялардан сикерергә туры килгән икән… Шуның турында бераз сөйләп китсәгез иде.

—Әйе шул, төшергәндә төрле кыялардан сикерергә, таулардан йөгерергә туры килде. Бер таудан әле төшеп тә киттем.  Хәтта кулымны  да җәрәхәтләдем.  Ул, мин кулымны битемә куйган моментта, хәтта  клипта да күренә.

Әле тагын шундый матур костюм белән суга керергә туры килде. Кергәндә суы бик җылы иде, хәтта су коенасы килеп китте.

—Клипның премьерасын кайчанаг планлаштырасыз?

—Әйе, бу әле “черновой” кадрлар. Төрле төзәтүләр, үзгәртүләр булырга мөмкин әле.Алла Боерса, бу клипны татар телеканалларыннан күрсәтергә телим. ТНВдан, Мәйданнан… Әгәр худсовет кабул итеп алса инде. Шунда клибымны бик күрсәтәсем килә.

—Озак төшерелдеме клип?

—Бер көн.

Бәйле