Автобус юл һәлакәтенә очрый: һәлак булучылар да бар [фото]

-- Лейла

Җиде кеше һәлак булган автобус белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Ярославль өлкәсе буенча Эчке эшләр Идарәсе җинаять эше кузгаткан.  Эш «саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү” маддәсе буенча кузгатылган.

Элегрәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгында бүген иртән Ярославль өлкәсендә булган йөк машинасы һәм автобус бәрелешү нәтиҗәсендә тугыз түгел, ә җиде кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр. Аңарчы һәлак булган тугыз кеше турында төбәкнең Сәламәтлек саклау департаментына хәбәр иткәннәр иде. ЮТҺдә шулай ук 19 кеше зыян күргән (ЮХИДИ мәгълүматлары буенча — 21). Автобуста барлыгы 30 кеше булган. Йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләр урында һәлак булган.

Авариянең сәбәбе-йөк машинасының каршы як полосага чыгуы.

 

Бәйле