«Туктале-тукта… Хәния нәрсә ди? «Үч кайтарылмаган» диме? Нәрсә уйлап чыгарган инде тагын?!» [булган хәл]

-- Лейла

Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган…

Бура юнәтү авыр булмады. Күрше мари авылларында бура әлләни кыйбат түгел. Анда эш хакы түләмиләр, шуңа күрә акча кыйммәт йөри.

Ә менә таш… Бу якларда таш юк. Урманнар күп, очсыз-кырыйсыз кырлар бар, сулар җитәрлек, ә менә таулар юк. Тау булмагач, ташы да юк. Ташы булмагач, өйләрнең нигезе нык түгел. Нигезсез салынып, иләмсез янтайган йортларны Мансурларның авылында күп очратырга мөмкин.

Хәтта мунчага да нигез кирәк. Бура астына бер рәт таш җәеп чыкмасаң, шундук «җир уйната» башлый. Нигезсез, ташсыз бураның гомере озын булмый — ул тиз чери, тиз кыйшая, басыла…

Мансур, ат җигеп, бөтен тирә-юньне йөреп чыкты. Тапкан иң зур ташы йодырык кадәр иде. Мунча ташына ярар әле, дип, йомырка кадәресен дә бөртекләп җыеп барды ул. Күңеле тәмам төшеп, өенә кайтып кергәндә, хатыны Хәния, ниндидер хат болгап, ишегалдына чыгып килә иде. Үзе тузыныпмы-тузына:

— Әнә, бу ялда малайларың җыелып кайталар. Өмә ясыйбыз, бура күтәрәбез, яңа мунчада юынмыйча китмибез, дигәннәр… Кая синең нигезең? Ничә көн юкны бушка аударып йөрисең, хәчтрүш!.. Бүген дә буш кайттыңмы?

Хәния начар хатын түгел. Мансур белә: сабыр хатын ул, тик бераз һавалырак кына. Бүген дә усаллыктан кычкырмыйдыр, чарасызлыктан гына битәрлидер…

Ләкин Мансур да берни эшли алмый. Булмаган ташны каян алсын инде ул? Кешеләр, әнә, йөзәр чакырым ераклыктан кайтарталар. Ә Мансурның моңа көче дә, хәле дә юк. Мондый таш алтын бәясенә төшә. Көчәнеп күтәнең чыгар… Мунчага нигез ташы юнәтәм дип, шул нигезгә үзе ятсынмы?

Дөресен генә әйткәндә, Мансур бер урында таш барлыгын белә. Белә, әмма бу хакта уйларга да курка. Авылның иске зираты урнашкан урын ул. «Рухлар бакчасы» дип тә йөртәләр. Кешеләр ул урынга якын барырга да куркалар. Ямчылы чокыры буена урнашкан бу үзәнлек, чынлап та, гадәти җир түгел, каяндыр читтән, хәтта күктән күчереп утыртылган бер сихри утрау кебек. Әйе-әйе, җир өстендәге җир утрау. Елның кайсы гына вакытанда да ул җете яшеллеген югалтамый. Бу җиргә хәтта кар да ятмый. Төшә дә эри, төшә дә эри…

Шушы күз күреме җирдә кеше биеклеге ташлар чәчелеп ята. Аларның санын беркемнең дә исәпләгәне юк. Кабер ташлары икәнен генә беләләр. Бу озынча, җәлпәк ташларның ике ягы да шоп-шома. Заман җиле шулай шомарткан аларны. Берсендә генә, җир астыннан казып алынганында, ниндидер чөй язулар сиземләнә; аларның әллә нинди, бүгенге көн адәм балалары өчен аңлашылмый торган тамгалар булуы көн кебек ачык…

Мансурның «Рухлар бакчасы»нда берничә мәртәбә булганы бар. Беренче тапкыр ул, бабасына ияреп, кәмит карарга барган кебек барды. Зират эчендәге таш баганаларны сәгатьләр буе карап йөрделәр алар. Мансур куе, биек үлән камыллары арасында адашып та кала язды әле. Елар хәлгә җитте. Бабасы табылмады да табылмады. Анда чапты, монда чапты, каты камылга йөзе, куллары сыдырылып бетте… Тәмам хәлсез калды… Алдындагы бер биек ташка таянып хәл алырга гына уйлаган иде, теге таш терелде дә китте. Йөри башлады. Борылып карады… Дәште… Баксаң, бу таш дигәннәре Мансурның бабасы икән! Нишләп алайдыр ул? Мансур үзе дә аптырады. Ә менә бабасы һич аптырамады. Каршысында үрә катып торган таш балбалга карап торды да: «Бу таш — безнең нәсел ташы булырга тиеш, балам…» — дип үзалдына сөйләшкән кебек кенә әйтеп куйды. Аннары, ниндидер дога пышылдый-пышылдый, ары кузгалды. Тагын бер ташка игътибар итте. Аңа карап: «Ә менә монысы — безнең кан дошманыбыз», — диде.

Мансур:

— Син каян беләсең аны, дәү әти? — дип сорады. Бабасының каян белүен белсә, күп нәрсә ачыкланыр кебек иде аңа.

— Каян булсын… Шәкүр бабай сөйләп калдырды. Мин менә сиңа сөйлим… Син үз оныгыңа сөйләрсең…

— «Кан дошман» кем була ул, дәү әти? — дип сорамыйча булдыра алмады Мансур. Чөнки ул «кан дошман»ның кем булуын чынлап та белми иде.

— Үлем белән бәйле дошман була ул, балам. Бу нәсел кешеләре безнең нәсел кешеләрен үтергәннәр. Аннары безнекеләр алардан үч алганнар. Аннары алар — безнекеләрдән… Шулай гасырлар буе дәвам иткән…

— Дәү әти, кемнәр алар — безнең «кан дошманнар»?

— Белмим, балам, бабай бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Бары тик: «Аларның чираты. Әмма ул нәселдән бер ир заты да калмады инде», — диде.

Икенче тапкыр Мансур бу зиратка ун еллар чамасы элек көтү көткәндә килде. Көтү йөртү өчен, авыл тирәсендә үзәнлекләр җитәрлек, ә менә Мансурның, нигәдер, шушы җиргә киләсе килде. Ямь-яшел, сусыл үләне җәлеп итте аны. «Коймасы-мазары юк, бер мәртәбә көтү тиеп киткәннән берни дә булмас әле», — дип уйлады ул. Ләкин маллар бу үзәнлеккә кермәделәр. Борыннарын җыерып, мышнанып тордылар да якындагы яланга борылдылар. Мансур ялгызы аптырап басып калды. Аннары, кулындагы чыбыркысын өстерәп, көтү артыннан иярде.

…Менә хәзер дә ул капка төбендәге эскәмиядә шул «Рухлар бакчасы» хакында уйлап утыра. Әллә шул борынгы зиратка барып карарга микән? Берничә таш алганнан нәрсә була? Кем күрә? Кем белә? Таш кына бит ул…

Артык җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Хәния басылган. Җайлы кеше ул: бер чәпчеп ала да үз урынына утыра. Каршы дәшмә генә. Каршы дәшсәң инде… Ахырзаман кыямәте башлана. Ниндидер җеннәре уяна Хәниянең. Ә дәшмәсәң… Җил-давыл яннан гына үтә дә китә…

Мансур Хәниягә яратып өйләнмәде. Кызганды ул аны. Кызгану начар хис түгел ләса. Кызгану хисеннән мәхрүм кешеләр, кемнедер үлеп яратып та, бертуктаусыз рәнҗетеп яшәргә мөмкин. Ә менә алар гомер буе бер-берсен хөрмәтләп яшәделәр. Хәния хакында күп белми Мансур. Кайчандыр аларның бөтен нәсел-нәсәбен үтереп чыкканнар, дигән хәбәрләр йөрде йөрүен. Мансур ныклап сорашырга батырчылык итми. Хәния үзе сөйләми. Ул бит ирсез, баласыз килеш картайган Хәят әбидә үскән. Бу карчык Мансурлар нәселен яратмый иде. Шулай да, Хәнияне үзе җитәкләп китереп бирде. Китереп тапшырды да берничә көннән башка дөньяга күчеп тә китте…

Чәйдән соң кабат атын җигәргә керешкән Мансур янына Хәния порхылдап килеп тә чыккан.

— Кая җыенасың, Мансу-у-ур?..

— Бер җирдә таш бар, шунда барып карыйм әле…

— Нинди җир ул?

— Теге иске зират бар бит әле! Исеме бик сәер… Рухлар бакчасы…

— Ай Аллам! Шунда кадәр барасыңмы? Кит, йөрмә! Башыңа бәла эзләп… Бик зәхмәтле дип сөйлиләр бит аны…

— Нәрсә булсын миңа. Чәчелеп, тузып яткан берничә таш алганнан кыямәт купмас әле… Андагы ташларның ияләре күптән туфракка әйләнгәндер инде…

— Ә рухлар, Мансур? Рухлар һәрвакыт тере, ди бит…

— Әкият сөйләмәле, Хәния. Рухлар Коръәндә, догада гына була. Күргәнең бармы аларны? Берәрсенең күргәне бармы? Юк шул!

— Барыбер сак бул, алдыңны-артыңны карап йөр. Зәйтүн баба сөйли иде — «Кан дошманнар»ның үчле рухлары аларның исән оныклары кыяфәтендә күз алдына килә, ди иде.

— Безнең дошманнар үлеп беткән инде.

— Ә безнең кан үче кайтарылмаган әле…

— Нәрсә-ә-ә?

— Нәрсә ишеттең, шул.

…Авылдан Рухлар бакчасына кадәрге ара авыр үтелде. Мансур барса да барды, бармаса да барды. Зираттан таш ташу игелекле эш түгел шул. Гөнаһлы эш. Ничек кенә күңелен тынычландырырга тырышса да, Мансур моны белә. Тик… Бер тәвәккәлләгәч, эшләмичә дә булмый. Чөнки мунча шуңа килеп терәлгән… Теләп эшлимени ул аны. Теләмичә эшләгән гөнаһ — ярты гөнаһ кынадыр әле…

Туктале-тукта… Хәния нәрсә ди? «Үч кайтарылмаган» диме? Менә сиңа кирәк булса. Иртәгә үлсә, белми калган булыр иде, билләһи! Тфү-тфү! Нинди үлем сүзе төште соң әле аның тел очына?!

Уйлаган уйларыннан арып-талып, күңеле ярсынып килеп җиткән Мансурны тыныч каршы алды. Ташларымны бирмим, дип, ялындырып, үртәп тә азапланмады. Мансур җирдән җиңелрәк куба торган биш-алты ташны көч-хәл белән аударып, арбасына сузып салды да, торпыша белән каплап, юлга кузгалды. «Бернинди рух та, дух та юк монда, юкка шикләнгәнмен», — дип күңелен тынычландырырга тырышты. «Бүтән мәңге килмәсәм дә була хәзер», дигән бер уй да шунда гына иде. Әлеге уйны да, ипле генә итеп, күңел түренә беркетеп куйды Мансур.

Ләкин тормыш, яшәеш шома гына, көйле генә барса, ул тормыш булмас та иде. Хикмәт нидәме? Алып кайткан ташларны мунча нигезенә салып чыккач, шул ачыкланды: тагын бер буй таш җитми кала икән.

«Ярар, — дип уйлап куйды Мансур. — Бер таш икән инде… Булгач булсын! Нигез нык булсын! Хәзер урап киләм… Юл ерак түгел. Ат та хәлле…»

Бу юлы Рухлар зиратына икәүләп барырга булдылар. Мансур үзе дәште. Юлда уйланасы авыр уйлардан шулай котылырга теләде ул. Янәшәсендә Хәния утырып барса, күңелен шомлы уйлар талкымас кебек иде. Аннары… таш салышканда да ярдәме тияр. Нык, егәрле аның беләкләре. Авыл хатыны бит… Сәнәк белән салам каерып, җирен казып, суын китереп яшәгән хатын…

Бу юлы аларны зират борчылып каршы алды. Мансур шунда ук сизенде — ниндидер җил кузгалган монда. Бая ул җил юк иде, билләһи, юк иде… Нәрсә булыр бу? Әнә бит үләннәрне ничек җиргә ега… Адәм балаларын якын җибәрергә теләмиме? Әллә… Әллә теге рухларның булуы хакмы? Шулар уянып чыкканмы? Юк, икенче мәртәбә килү дөрес булмады бугай…

Мансур, авыр уйларына җавап эзләп, Хәниягә күтәрелеп карады. Хәния дә шулай борчулы булса, ике дә уйламыйча кире кайтып китәчәк ул. Һәм бүтән монда сыңар аягын да атламаячак…

Юк шул. Хәниянең йөзе искиткеч дәрәҗәдә тыныч иде. Әнә ул арбадагы торпышаны ипләп кенә җиргә алып куйды, баш очына җыеп бәйләнгән яулыгын рәтләштерде, аннары, эндәшми-нитми генә зиратның бил тиңентен булып үскән үләннәре арасына кереп китте. Ерак кермичә, бер таш каршына килеп тә басты. Иелеп, ташның мүкләнә башлаган нигезен сыпырыштырды, аның кытыршы йөзеннән учларын йөгертеп алды, аннары, йөзе белән борылмыйча гына, Мансурга эндәште:

— Менә шушысын алабыз. Арбаны мондарак бир…

Мансурның йөрәге «жу» итеп китте, бөтен тәне калтырана башлады. Калтыранырсың да, шомланырсың да.

Хәния Мансурларның «кан дошманы» күмелгән кабер каршында басып тора иде! Шул, шул! Кайчандыр дәү әтисе аны шушы таш янына алып килгән иде…

— Хәния! Нишлисең син? Бу бит безнең «кан дошман»! Үч бар бу урында, нәсел үче!.. Кан үче! Якын барасы булма…

— Нишләп? Дошманыңның кабер ташын мунча нигезенә салсаң, нәсел бабаларың рәхмәт укымасмыни? Ятсын шунда сасы су эчеп…

— Анысы шулай да… Бу «кан үче» зәхмәт белән бәйләнгән булса? Өйгә зәхмәт алып кайтабызмы?

— Бер дә зәхмәт түгел. Аударырга да бик җайлы. Әйдә, кил, тот теге башыннан…

Шулай икесе ике яклап килеп ябыштылар. Баштарак таш селкенеп тә карамады. Бик нык азаплангач кына, «ыһ» итеп, әллә кайсы җире беләндер ыңгырашып куйды да урыныннан кузгалды… Ниһаять, ул бер якка авыша башлады. Ләкин аны тартып чыгару бик үк җиңел булмады. Аптырагач, Мансур ташны кысып кочаклап алды да җан-фәрманга өскә таба сөйрәргә кереште. Таш урыныннан кузгалды һәм Мансурның көче артыннан ияреп, өскә шуып менә башлады… Берзаман ташның төбе, җирдән котылып, буш һавада эленеп калды… Мансур исә, баганасы-ние белән, бер читкә чәчрәп барып төште…

Мансур бу кабер ташының бәла китерәсен таш җирдән аерыла башлау белән үк сизенгән иде. Өстенә ава башлаган авырлыктан котылырга теләп, ул кулларын ычкындырды, читкәрәк тайпылгандай итте… Әмма, кая гына омтылса да, таш аны барыбер эзләп табачак иде. Һәрхәлдә, шулай тоелды. Мансурга, үзенең аянычлы язмышына буйсынып, авыр таш астына ятасы гына калды… Шулай да, бу хәтәр таш кайнар канлы йөрәген асрап яшәгән күкрәк читлегенә кагылганчы, хатыны Хәния хакында гына уйларлык вакыты бар иде аның.

«Кайда ул? Ник дәшми? Ник булышмый? Бергә булсалар, ничек тә котылырлар иде бу таштан… Көчле бит ул… аның Хәниясе…»

Ниһаять, таш авып төшеп җитте, адәм баласының сөяк белән каннан укмашкан тәнен изеп-сытып, зират туфрагы өстенә гөрселдәп сузылып ятты… Мансур: «Ыһ!» — дипыңгырашты да, соңгы мәртәбә иңрәүләп кычкырып куйды. Шушы иңрәү белән үк аның үксез җаны, бәрелә-сугыла, тән читлегеннән очып чыгып китте… Бу хәлсез җанга ташсыз калган кабер алдында учларын күккә сузып торучы Хәниянең: «Әбекәй! Мин үчебезне кайтардым!..» дигән шатлыклы-сөенечле авазы иярергә тырышып карады. Иярә алмады. Чөнки җан белән үчнең юллары бер түгел иде.

Чыганак: Ялкын

Бәйле