Ырым-шырымнарга ышану үлемгә китергән

-- Лейла

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышындагы бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, 17 яшьлек яшүсмер тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. «МК» билгеле булганча, бу хәл 13 сентябрьдә, җомга көнне 21.40 сәгатьтә Ярославль шоссесында булган. Элемтә көллияте студенты ип тәшенең туган көненә килгән, анда алкогольне чамадан тыш кулланган. Аннары ул иптәше белән подъезд баскычы балконына тәмәке тартырга чыга һәм очраклы рәвештә 7 кат биеклегеннән егылып төшә. Аны коткарып кала алмаганнар.

2013 елда малайның әнисе наркотикларны артык күп тартудан үлгән һәм шуннан бирле ул һәрчак «13»саныннан курыккан.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле