«Безнең халыкка  ярау бик авыр» — ди продюсер Гүзәлия, Рүзилә Хәйретдинованың яңа клибы тамашачыларны уятты

-- Лейла

//Татар Тудей//

Яшь җыры Рүзилә Хәйретдинованың танылган автор-башкаручы Гүзәлия сүзләренә язылган «Назлы ярым» җырына төшерелгән өр-яңа клибы халыкта зур кызыксыну уятты. Без бу хакта  Гүзәлиянең үзе белән сөйләштек.

—Дөресен генә әйткәндә, бу җыр яңа җыр түгел. Минем репертуардан. Бик яшь вакытымда, бу җырның көен миңа Фирзәр абый Мортазин язып бирде. Ә сүзләрен инде үзем яздым. Ул вакытта әле җырларга сүзләр дә яза идем. Соавторлар белән эшләми идем.  Бу җырга инде 20 еллар тирәсе бардыр, дип белдерде Гүзәлия үзе һәм әлеге җырны ничек Рүзилә Хәйретдинова җырлый башлавын сөйләп үтте.

—Мин аны бик озак җырламадым. Ул бик күп еллар киштәдә ятты. Менә Рүзилә белән эшли башлагач, ул миннән иске җырларны да күрсәтергә сорады һәм мин аңа берничә җырымны җибәрдем. «Назлы ярым» җырын тыңлауга ул миңа «Бу җыр миңа бик ошый. Мин җырлыйм әле моны, яңартыйк эле» диеп язды да. Шулай итеп без аңа яңача аранжировка ясадык, яздырдык. Миңа калса бу җыр Рүзиләнең тавышының бшка якларын ачып бирә. Шуңа күрә инде без клип та төшерергә булдык.

Клип — сюжетсыз, ак-каралы киемнәрдән кызлар биегән кадрлардан тора. Рүзилә ул үзе дә бик матур бии. Менә шуңа шундый җиңелчә генә, кәефне күтәрә торган, заманчарак клип төшерегә булдык инде.

— Клипны кайда төшердегез? 

— Клипны без Казанда иң зур стеклорама булган студияне сайлап алдык та, бер көн эчендә төшердек. Рүзилә бик нык тырышты. 

Клипны инстаграмда урнаштыргач, төрле фикерләр килә башлады, мактаучылар да, сүгүчеләр дә булды. Гүзәлия бу хәлгә нормаль каравын әйтте. 

—Безнең халыкка  ярау бик авыр. Беркемнекенә дә ошамаган музыка яздырсаң, «юк, безгә моң кирәк» диләр. Әгәр инде гадирәк җыр ясасаң,  анысы да ярамый. Мәчеттә клип төшердек, анысы да ярамады. Хәзер инде заманча төшергән идек, барыбер ярамыйбыз.

Шунысы кызык, минем үзем җырлаган җырлар турында начар сүзләр язмыйлар. Мин үземне шәп җырчы дип саный да алмыйм. Ләкин менә минем турында әшәке сүзләр язмыйлар.  Мин, күрәсең, кешеләрне бик «раздражать» итмим ахры, әллә инде талантым җитеп бетмиме… Бик сүкмиләр, халык мактый күбрәк.  Менә аптырыйм инде, Рүзилә кебек талантлы кешеләрне мактаучы да бар инде, сүгүчеләр дә бик күп. — ди танылган автор-башкаручы.

Клипны тулысы белән Рүзилә Хәйретдинованың Ютюб каналында карый аласыз! 

Бәйле