13 сентябрь көнне Салават шәһәренең күпфатирлы йортының подвалында бер ир-ат кеше скелетын тапкан.
Вакыйга урынына кичекмәстән хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җитә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәет торак йортның подвалында 20 елга якын яткан, дип төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә бу хәлгә аңлатма бирделәр.
“Башкортстан буенча Тикшерү комитеты органнары тарафыннан скелетланган кеше калдыкларын табу факты буенча тикшерү үткәрелә. Хәзерге вакытта тикшерүче вакыйга урынын карап чыкты, үлемнең сәбәбен һәм кеше кем булуын ачыклау максаты белән кайбер эксперт тикшерүләре билгеләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Чыганак: Кызыл Таң