Казанда фаҗига: ир-ат 4 метрлы биеклектән егылып төшеп, җитди җәрәхәтләр ала

-- Alfia

Казанның Кояшлы бистәсендә дүрт метрлы биеклектән йортның подвалына егылып төшеп, башын тишкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«16 сентябрь бердәм 112 номерына Кояшлы бистәсенең Колбаш урамында дүрт метрлы баскычтан йорт подвалына 30 яшьлек ир-ат егылганлыгы турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона коткару отряды коткаручылары зыян күрүчене аңсыз килеш идәндә таба. Ирне каты носилкаларга салып өскә күтәрәләр, анда аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле