Мәскәүдә хатын-кыз ике кечкенә баланы күпердән ташлый

-- Лейла

Мәскәүдә хатын-кыз күпердән ике кечкенә баланы ташлаган, дип хәбәр итә башкала Тикшерү комитеты. Җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 өлеше, 30 маддәсе 3 өлеше).

Гадәттән тыш хәл 17 сентябрьгә каршы төндә Сакчылар проспектында булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, хатын «күпер парапеты аша ике кечкенә баланы ыргыткан, алар каты җиргә төшкән». Шуннан соң ул үз-үзенә кул салмакчы була, әмма аны узып баручылар туктата. Балалар хастаханәгә урнаштырылган, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Хатынны психиатрия хастаханәсенә урнаштырганнар. Аның халәтен экспертиза бәяләячәк.

«Новости» РИА чыганагы хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, зыян күргән балаларга өч яшькә якын.

Чыганак " БИЗНЕС Online”

Бәйле