Динара Шәйдуллина Салават җыр театрына ничек килеп эләгүе һәм шәхси тормышында үзгәрешләр көтелүе турында сөйли

-- Лейла

//Татар Тудей// Ләлә Маннанова//

Җырчы Динара Шәйдуллинаны без “Гармунчы әтиемә”, “Сиңа”, “Пар канатлар” һәм башка җырлары аша танып беләбез. Җырчыны Салават Фәтхетдиновның Казанда үткән  концертында күрү күпләрдә зур кызыксыну уята. Безгә ул бу турыда «бу — зур бүләк» дип кенә аңлатты. 

– Салават җыр театрына эләгүең турында бераз сөйләп китегезче? Киләчәктә дә анда җырлячаксызмы? Алар белән гастрольләргә барачаксызмы? 

– Дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән зур бүләк булды ул. Без бар гаилә белән быелгы сезонга барабыз дип билетлар алып куйдык. Планда да, уйда да юк иде. Шунысы кызык, бик күп еллар элек, әле җырлар яздырмаган, эстрада да кайнарга да җыенмаган, мәгарифтә эшләгән вакытта, әнигә «Салават Фәтхетдинов концертында да җырлыйм әле мин» дигәнмен. Нигә алай диеп әйткәнмендер — белмим. Ялгыш әйтсәм дә, уйнап әйтсәм дә юш килә минем. Кайвакыт куркып та куям. Ахырга таба гел төшләр керә башлады, ни булыр бу дип, көтеп йордем.

Планда бары бу легендар җырчы белән якыннан танышу иде. Һәм миңа үз соравыма җавап кирәк иде, нәкъ менә аның җавабы. Җавабын алдым. Төрле кеше төрле фикердә: кемдер аны күккә чөя, кемдер бөтенләй түбән төшерә… Мәгариф, мәдәният өлкәләрендә эшләүче буларак, шәхсән минем уйлавымча, Салават Фәтхетдинов — тырыш, үҗәт, көчле шәхес. Әйе, бәлки каядыр җәллидер, каядыр каты кыланадыр, каядыр, гомумән, ватып җимереп үзенекен эшлидер. Әмма эшли! Безнең тормышта, бигрәктә эстрадада тотынып торам дисәң, дурес юнәлеш алырга кирәк.

Ә дөрес юл сайлау ул инде үзең ничек кирәк дип саныйсың, шулай алга атлау. Һәрберебез кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирәчәк. Шулай бит?..

Менә миңа инде язмыш шундый «бүләк» ясады, мин аны кабул итеп алдым һәм концертында җырлау насыйп булды.

https://www.instagram.com/p/B1Plin7hf_t/

Күпләрнең миңа карата фикерләрен белдем, кемнең дус, кемнең дошман икәнен аңладым. Репетицияләр, Казанда үткән концертлар күземне ачты дисәм бер дә ялгыш булмас. Салават Закиевичка рәхмәтем бик зур.

Районнар турында әлегә аны моны әйтә алмыйм.

–Үткән сезонда концертларыгыз кайларда үтте? 

–  Теге сезонда күп эш эшләнелде дисәк була. «Туган авылым»  комплексында иҗат кичәсе, Константиновка мәдәният үзәгендә сольный концертым үтте. Иҗат кичәмдә Илназ Сафиуллин, Илназ Гарипов, Илназ Минвалиев чыгыш ясады. Концертта махсус кунак — Казан Егетләре төрекеме.  Бу минем өчен зур сәхнәдәге концертымны оештырыр өчен зур репетиция булды. Шулай ук диск чыгардым, үземнең җырлар җыентыгы.

– Иҗат кичәгездә гел егетләр генә булган икән…

– Нигәдер ир-атлар белән эшләү миңа уңайлырак. Укытканда да егет студентлар, малай укучылар белән эшләү уңайлырак иде.

https://www.instagram.com/p/B084ZmghtPk/

– Киләсе сезонга нинди планнар корасыз?

– Барысына да өлгереп булырмы юкмы белмим әле, барысы да вакыттан һәм финанслардан тора.Әле гаилә дә корып куюым бар. Әмма сольный концертыма әзерлек бара, яңа җырлар эшләнә, эзләнәм. Яңача образлар, яңа концерт программасы эзерли башладык.  Концерт программасы бик мәгьнәле булыр дип көтелә. Хәзерге вакытта солянкаларда, төрле концертларда катнашу бара.

Бәйле