Дондагы Ростовта яшәүче хатын-кыз мәктәп укытучысы кыланышына зарланган. Педагог буларак ул бернинди шелтәләр дә тудырмаган.
Җирле пабликада ата-ана яшь педагогның тышкы кыяфәте артык боруын, аерым алганда, озын тырнаклар үстерүе, френч стилендәге “хатын-кыз маникюры” ясавы, ошамый дип яза. “Буялган керфекләр, йөзендә тональ крем, тырнаклар, бер минут, бу бит ир-ат”, – дип аячыклык кертә бер әни “Ростов Главный – новости Ростова-на-Дону” паблигында.
Укытучыга педагог буларак дәгъвалар юк, дип тә өсти, әмма үз-үзен тотышын ул “чиксез” дип тапкан. Шулай ук хатын-кыз бишенче сыйныф укучысының сүзләренә сылтама белән: “укытучы кызларны яратып бетерми, ә малайларга бик җылы карашта”, – дип белдерә. Пост комментаторлары педагогны яклап чыгыш ясадылар, әгәр дә ул законга каршы бернинди гамәлләр кылмаса, аның тышкы кыяфәте һәм калганы аның шәхси эше булып тора. Шулай ук алар ир-ат косметикасын куллану фактын “стандарт булмаган” пропаганда дип санарга ярамый, дип билгеләп үтә.
Life хәбәр иткәнчә, региональ ведомствода хезмәт тикшерүе үткәрү турында белдергәннәр. “Педагог ягыннан хокук бозу булу-булмавын аңларга тырышабыз”, – диләр министрлыкта басмага.
Чыганак: www.mk.ru