Маникюр һәм бизәнгән өчен ир-егет укытучыны эштән куалармы?

-- Лейла

Дондагы Ростовта яшәүче хатын-кыз мәктәп укытучысы кыланышына зарланган. Педагог буларак ул бернинди шелтәләр дә тудырмаган.

Җирле пабликада ата-ана яшь педагогның тышкы кыяфәте артык боруын, аерым алганда, озын тырнаклар үстерүе, френч стилендәге «хатын-кыз маникюры» ясавы, ошамый дип яза. «Буялган керфекләр, йөзендә тональ крем, тырнаклар, бер минут, бу бит ир-ат», – дип аячыклык кертә бер әни «Ростов Главный — новости Ростова-на-Дону» паблигында.

Укытучыга педагог буларак дәгъвалар юк, дип тә өсти, әмма үз-үзен тотышын ул «чиксез» дип тапкан. Шулай ук хатын-кыз бишенче сыйныф укучысының сүзләренә сылтама белән: «укытучы кызларны яратып бетерми, ә малайларга бик җылы карашта», — дип белдерә. Пост комментаторлары педагогны яклап чыгыш ясадылар, әгәр дә ул законга каршы бернинди гамәлләр кылмаса, аның тышкы кыяфәте һәм калганы аның шәхси эше булып тора. Шулай ук алар ир-ат косметикасын куллану фактын «стандарт булмаган» пропаганда дип санарга ярамый, дип билгеләп үтә.

Life хәбәр иткәнчә, региональ ведомствода хезмәт тикшерүе үткәрү турында белдергәннәр. «Педагог ягыннан хокук бозу булу-булмавын аңларга тырышабыз», — диләр министрлыкта басмага.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле