Илнар Ялалов Данир Сабиров кебек остазы Венера Ганиева белән шаян клип төшерәчәкме? [видео]

//Татар Тудей//

Профессионал җырчы Илнар Ялалов ул табышмак кебек. Тикмәгә, 5 октябрь Казанның Филармония залында узачак чираттагы концертына “Табышмак” дип исем кушмагандыр. Ул үзе бер яктан гади, тыныч, шау-шуларсыз, үз тавышы, моңы булган җырчы. Икенче яктан ул да үзенә бик күп вакыйга-тарихларны сыйдырган, бу елларда югалып та алды, менә тагын күренә башлады. Атлавы сәер, нидер булганмы, авария-мазарга эләкмәгәндер бит, Аллам сакласын. Әәә, татар җырчылары белән футбол уйнаганда имгәткәнен күрсәткән иде бит Инстаграммында. Сүзебез автоматом шул вакыйдан башланды.

– Илнар, күптән түгел футбол уйнаганда аягын авырттырдың. Хәзер хәлең ничек?

– Саулык Аллага шөкер. Тик аяк әле дә авырта. Без җырчылар белән Саба районында “Туплы тамаша” проектын оештырган идек. Аңа хәтле дә җәрәхәт бар иде инде, хәзер тагын да көчәйде. Икенче көнне аякка баса алмадым. Әзрәк аксаклап та йөрештерәм.

Син уенда кем булып уйнадың?

– Күбрәк сакчы булып уйныйм.

 – Аягың авырткан килеш, концерт уздырырга ничек батырчылык иттең?

– Концерт бик зур җаваплылык, аның датасы да җаваплы бит әле. Бөтен сорауларга да җавапны шул көнне табарсыз дип ышанам, әлегә сер булып калсын.

Концертыңда футбол сөючеләр булачакмы?

– Әйе, әлбәттә. Мин аларны кунак итеп чакырдым.

Син бик шаян егет, шулай бит? Пародияләр ясарга уйламыйсыңмы?

– Шаянлыкка әйе, төрттерергә яратам. Ә пародияләр бәлки булыр, әлегә сер булып калсын

– Халык артисты Венера Ганеева синең төп остазыңмы?

– Әйе, ул минем чыгышларым буенча гел фикерең әйтеп тора, гел аралашабыз. Аның киңәшләренә колак салырга тырышам.

Данир Сабиров кебек Венера Ганеева белән шаян клип төшерергә уйламыйсыңмы?

– Минем формат икенче. Киләчәктә шаян клиплар да булыр. Шушы гаилә концертыннан соң ныклап клиплар турында уйлый башлаячакбыз. Әлегә төгәл җыры да юк. Планда гына бар.

Эстрададан китеп торсаң да, Сабантуйларда чыгыш ясагансыңдыр бит?

– Әйе, әлбәттә. Эстрададан читләшеп торсам да, үземне белдереп тордым.

Инстаграмга да фотолар бик куймыйсың ахры?

– Мин социаль челтәрләрдә сирәк утырам. Күбрәк күрешеп аралашу яклы. Беләм хәзерге заманда анда утыру бик кирәк, бәлки ешрак фотолар урнаштыра башлармын. Тиздән үземнең сәхифәдә шәп бәйге игълан итәргә торабыз.

– Балаларың телефонда еш утырамы соң?

– Без аларга бик рөхсәт итмибез. Тик алар күрмәгәндә генә алып уйнарга мөмкиннәр. Минекенә кагылганнары юк.

– Синең балаларың бик сәләтле. Улыңны “Лучше всех” тапшыруына алып барасың килмиме?

– Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Мин һәрвакыт эшне җиренә җиткерү яклы. Шул ук җыр өлкәсендә дә бер көнлек җырчылар күбәйде.

[Дәвамы бар]

 

 

Бәйле