Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Иртәгә, 18 сентябрьдә, Казан һәм Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә температура +3…+8 градус була, ә көндезге вакытта +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук республика территориясендә көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле