Татарстанда ремонтлана торган күпердә кеше гомере өзелүгә китергән һәлакәт

-- Alfia

Краснодардан 52 яшьлек фура йөртүче, Татарстанда ремонтлана торган күпергә тизлек белән кереп китеп, һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Баулы районында Мәскәү — Чиләбе трассасының 1275нче чакрымында Краснодар краеннан «МАН» йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, юл билгеләре таләпләренә битараф калган һәм күпер ремонтланган урында тимер киртәне бәреп кергән. Йөк машинасы чокыр өстендә асылынып тора», — дип сөйләделәр агентлыкка республика ЮХИДИенда.

Зур йөк машинасын йөртүче 52 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән.

Төзекләндерү эшләре барган урында «Юл эшләре», «Керү тыела», «Киртәләрне сулдан әйләнеп чыгу» кебек кисәтүле юл билгеләре куелган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий