Татастанда бер гаиләдә 3 «маугли» бала табыла: алар сөйләшә дә белми [фото]

-- Лейла

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз фатирыннан 4, 8 һәм 12 яшьлек өч бала табып алынган.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, малайлар акыл һәм үсеш ягыннан яшьтәшләреннән нык калыша.

Бер «кочак» авырудан интегүче балалар сөйләшә белми икән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ачыклаганча, җыештыручы булып эшләүче 32 яшьлек ана кеше малайларны тәрбияләү турында уйлап та кармаган.

Ул аларны мәктәпкә, балалар бакчасына йөртмәгән, урамга алып чыкмаган. Төрле әтидән туган балалар кирәкле ризык, кием-салым, гигиена чаралары һәм уенчыклардан мәхрүм булып яшәгән.

Малайларны әниләреннән алып, махсус учреждениегә урнаштырганнар, әниләренә карата җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле