Марат Шәйбәков Хәния Фәрхигә нинди көй уйнаган була, «икенче Хәния Фәрхи» кем ул? [видео]

//ТАТАР ТУДЕЙ//

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков кайчандыр ике республиканың халык артисты Хәния Фәрхигә баянда «Мәк чәчәген» уйнарга өлгергән була. Марат әфәнденең бертуган апасы Римма Ягафарованы «икенче Хәния Фәрхи» дип йөртәләр икән.

—  Марат, бүген ничек көн күрәсең: җыр сәнгате дулкын-дулкын, гел үзгәреп тора бит..

— Авылга кайтам. Быел өйләр буядык. Без гаиләдә алты бала — бер абый, ике апам һәм ике энекәш бар. Апаем — Римма Ягафарова җырларга ярата. Аны «Икенче Хәния Фәрхи» — дип йөртәләр. Үзе гармунда уйный, бик оста җырлый.

— Хәния Фәрхи дигәннән, аның белән аралашканың булдымы?

—  Әйе. Әбием гел моңлы җырчы, дип сөйли иде аны. Без концертларда гына исәнләшә идек. Шунда да ягымлы, кешелекле иде ул. Борынын өскә күтәреп йөрмәде.

— Синең башкаруда күбрәк халыкчан җырлар матур килеп чыга кебек…

— Хәния апаның да җырлары халыкчан, матур бит. «Мәк чәчәге»н баянга җырлаганым бар. Банкетта утырганда Хәния апага да уйнап күрсәткән идем. Шуннан соң аның энекәшенә бәйле хатирәләрне искә төшереп утырганын хәтерлим.

— Әти-әниегез җырлый идеме?

— Әти яшьли үлде минем. Аны яшьтәшләре матур җырлый иде дип искә алалар. Әнием дә җырлый иде. Мин авылга кайткач, баянга җырлашып, гөр килеп ята идек. Аның да арабызда булмаганына дүрт ел. «Авыл капкасы» дигән җырымда шундый сүзләр бар иде: «Туган үскән йортыма тик үләннәр генә үсмәсен». Кайтабыз — йортны үлән басты. Әни исән чагында, маллар барынла үлән бик үсми иде, хәзер күңелгә кыен. Без ул йортны бер дә тик тотмыйбыз. Кыш көне дә ягып керәбез. Кайтып, яңа еллар уздырабыз. Аллага шөкер, буш торганы юк.

МАРАТ ШӘЙБӘКОВ БЕЛӘН АЛДАГЫ ӘҢГӘМӘ МОНДА — https://tatar-today.ru/2019/09/51559/

Бәйле