Филүс Каһировның иң зур хыялларының берсе чынга аша [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның иң зур хыялларының берсе — Миландагы «Ла Скала» опера театрын күрү тормышка ашкан. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итә.

Филүс Каһиров инстаграмда үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып, видео урнаштырган. «Иң зур хыялларымның берсе чынга ашты. Монда күп кенә шәхесләр үзләренең беренче чыгышларын ясаганнар, дулкынлану хисләрен кичергәннәр. Шушы театрда бер  мәртәбә генә булса да җырларга насыйп булсын, дигән теләктә калам», — ди ул.

Җырчының тормыш иптәше Элмира Каһирова да бу вакыйгадан алган тәэсирләр белән бүлеште. Аның сүзләренчә, Милан бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган, һәм аларның сәяхәте уңышлы узган.

 

Мәгълүмат: Филүс Каһиров инстаграмыннан

 

Бәйле