Казанның «Парк-Хаус» сәүдә үзәгенә бик күп халык җыела. Нәрсә булган анда?

-- Alfia

20 сентябрь җырчы Гүзәлем «Парк-Хаус» сәүдә үзәгендә үзенең икенче яулыклар кибетен ачып җибәрде. Ачылышка бик күп халык килгән иде.

 

Гүзәлемнең инде бу 3 нче яулыклар кибете. Аның яулыкларын һәр хатын-кыз бик теләп, сөенеп ала.

Ачылышны “Галиев» мәчете имамы Тимергали хәзрәт Коръән сүзләре белән ачып җибәрде. Визажист Вера Григорьева, стилист Альбина Камалова чара кунакларына үзләренең мастер классларын күрсәттеләр. Шулай ук Гүзәлем дә үзенең яулык бәйләү осталыгы белән бүлеште. Чараның төп кунакларының берсе булып, дизайнер Зәринә Җәббарова да килгән иде.

 

Кунаклар әлеге ачылыштан бик канәгать булып калдылар. Гүзәлем аларга төрле конкурслар оештырып, бүләкләр өләште. Кыскасы, беркем дә өйләренә буш кул белән кайтып китмәде.

 

Мәгълүмат: Салават Миңнеханов инстаграмыннан

Бәйле