Казанда «Татмедиа» каршындагы яңа машиналар кем өчен? Президент сәркатипләре эшли беләме?

-- Лейла

//Татар Тудей//

Без хосусый мәгълүмат чарасы булсак та, хезмәттәшләр эшләгән «Татмедиа» агентлыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте яңалыклары белән кызыксынып барабыз. Бу көннәрдә Татарстанның район редакцияләре өчен  лада машиналары кайтарылган. Якын көннәрдә өләшәчәкләр, ләкин бу гына журналистикадагы хәлне яхшыртырмы?!

Ике «Татмедиа»ны да 8 сентябрьдә үткән сайлауга кадәр Татарстан президентларының (Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов) матбугат сәркатипләре җитәкләде. Әмма алар җитәкләгәндә матбугатта эшләүчеләрнең эш хакларында үзгәреш булмады диярлек.

Күптән түгел «Татмедиа»га караган татарстан24 каналы алып баручысы Зөһрә Уразбахтина эшеннән китте, аның аена эш хакы 7500сум булган. Саный китсәң, гаҗәпкә калырлык. Әлдә әле анда эшләүчеләр шул хезмәт хакына Татарстанның булган-булмаган уңышларын мактап яза алалар. Моны бары шул эшкә фанатларча бирелгәннәр генә эшли ала.

Президентларның сәркатипләренә килсәк, Аллага шөкер, аларның хәлләре бик яхшы күренә, Миңтимер Шәймиевнең элекке сәркатибе «Татмедиа» агентлыгын җитәкләгәннән соң, 8 сентябрьдән Татарстан Дәүләт Шурасына депутатлыкка күчте, алай гына да түгел, Разил Вәлиев җитәкләгән мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп куелды. Разил Вәлиев милли мәсьәләләрдә җитәрлек актив булмады дигән идек, хәзер менә Айрат әфәнде Зарипов ничек булыр инде, сез аның гомумән ниндидер милли фикер, сүз әйткәнен хәтерлисезме? Сез әле аның «Татмедиа»ны җитәкләгәнен дә белмәгәнсез…Аның урынына әлегә кем киләсе билгесез, республикадагы журналистларның эш хакларын арттырырга дигән наказ яңа килүчегә кала…

АО «Татмедиа»ны җитәкләүче, Рөстәм Миңнехановның элекке сәркатибе Андрей Кузьмин әле үз урынында, мөгаен, яңа машиналарны редакцияләргә ул өләшер.

«Татмедиа»га кергән редакцияләрдәге коллегаларга сабырлыкларын югалтмый, иҗадилыкларын саклап, яңа машиналарда, яңа шартларда, югары хезмәт хакы алып, сөенеп эшләүләрен телибез!

Бәйле