Дәрес вакытында өченче каттан сикерә

-- Лейла

Җирдә яткан баланы очраклы үтеп баручы күреп кала.
12 яшьлек кыз бу көнне мәктәпкә килгәндә үк кәефсез була. Ахирәтләренә начар билгеләре өчен әти-әнисе тиргәвен әйтә. Уку елы башланып кына килүгә карамастан, укытучы да ата-ананы мәктәпкә чакырту белән яный. Кыз елап та ала.
Аның өченче катка менеп, тәрәзәне ачканын беркем дә күрмәгән. Сикергәннән соң да баланың дәрестә юклыгын сизүче булмаган. Очраклы кеше күреп калып, ашыгыч ярдәм чакыруларын таләп иткән.
Әле бала комада, ул бик каты имгәнгән. Лобня шәһәре табиблары аның гомере өчен көрәшә.
Әти-әниләр үсмер балаларына игътибарлырак булсын иде. Аның яхшы укуы бик мөһим, әлбәттә, ләкин бала кинәт начар укый башлый икән, ипләп кенә моның сәбәпләрен белергә, ярдәм итәргә кирәктер. Баланы тиргәп кенә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ә авыр сүзләр менә шундый фаҗигале хәлләргә китерә ала.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле