Коми республикасында түрәләр тантаналы рәвештә балалар бакчасында тәрәзәләрне ачканнар [фото]

-- Лейла

Айкино авылындагы (Коми республикасы) балалар бакчасында тәрәзә һәм балкон ишекләрен ачканнар. Бу хакта «Алга» җирле газетасы хәбәр итә.

Чара 20 сентябрь җомга көн була. «Җылыны саклый торган яңа тәрәзәләр һәм балкон ишекләре кую уңаеннан, чара кызыл ленталарны кисү белән башлап җибәрелә»-дип яза газета.

Чарада җирле түрәләр катнаша- финанс һәм налог политикасының район админстарциясе җитәкче урынбасары Анжелла Карпова, мәгариф идарәсе башлыгы Елена Пекач, шулай ук балалар бакчасы мөдире һәм әти-әниләр комитеты. Газета хәбәр итүенчә, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр кую «Халык бюджеты» тарафыннан башкарыла ди.


Фотолардан күренгәнчә, тәрәзәләрдә һәм ишекләрдә түрәләр һәм җитәкчеләр кискән кызыл ленталар.

Бәйле