Заворотнюкны дәвалау ник туктатылган?

Актриса Анастасия Заворотнюкны дәвалаучы медицина үзәге пациенты, журналистларга » Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының хәле турында сөйләгән. Аның торышы шулкадәр өметсез, аңа инде бернинди дә дарулар бирмиләр,  йөрәк эшчәлегендә генә  булышалар.

 

НТВ каналы бу шаһитка сылтап хәбәр итә, медиклар актрисаны коткарып калуга ышанычын югалткан, һәр төрле омтылыш инде туктатыган.

Шул ук медучреждениедә дәвалау үтәм, дип аңлата хатын-кыз, Анастасия Заворотнюк 13 сентябрьдә «глиобластома» диагнозы белән китерелгән иде, ә икенче көнне актрисаны өлешчә паралич сукты. Шуннан соң медиклар үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырырга карар кабул итте.

«16 сентябрьдән башлап, табиблар дәвалауны туктатты.  Анастасия…  яман шеш, дүртенче дәрәҗә, ни сөйләргә… Кеше үлеп бара… Ул ята, аңа ясалма сулыш һәм йөрәк эшчәнлегендә ярдәм итәләр… Дарулар инде бирелми», — диде шаһит.

Чыганак МК  

Бәйле