Лилия Гыйматдинова: “Нинди генә фото куйсам да, алар беркайчан да….”

-- Лейла

//Татар Тудей//

Җырчы Лилия Гыйматдинованың инстаграмдагы укучылары арасында начар кешеләр, «хэйтерлар» юк икән. Ул аларның барысын да бик ярата.

– Сезне тамашачы күбрәк җырчы буларак белә. Әмма инстаграм аккаунтыгызга кереп карагач, кызыклы шәхес икәнлегегез ачыклана: сәяхәтче, блогер, модель. Шөгыльләрегез белән таныштырыгыз әле?

– Мин сәяхәт итәргә яратам. Әгәр ул эшем белән бәйле булса тагын да әйбәт. Җырлап йөрү белән беррәттән дөньяны да күрү күңелемә хуш килә. Блогер итеп мине быел «Татарстан” журналы таныды. «Media Bloger Awards бәйгесендэ 120 катнашучы арасында мин 3 нче урынга лаек булдым. Мондый зур дәрәҗәгә күтәрүләре өчен рәхмәт аларга!

Ә үземне модель дип санамыйм. Мине модель конкурсларына жюри итеп чакыралар. Үзем модель булмасам да, фотолар төшәргә, фотосессияләргә йөрергә яратам.

– Иң истә калган сәяхәт турында сөйли алмыйсызмы?

– Бу быел җәй башында булды. Американы бер ай эчендә ике тапкыр күрдем, Аллага шөкер. Кинәт килеп чыкты дисәм дә була, чөнки алдан планлаштырылмагач, Сабантуйда катнашырга чакыруларын бик шатланып кабул иттем. Америкага бару күптәнге хыялым иде.

– Лилия, Сезнең кинәт кенә русча әйтсәк спонтанный эшләр эшләргә яратуыгыз гаиләдән, кечкенәдән киләме?

– Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әлбәттә, мин вак спонтан эшләр эшлим. . Бу бигрәк тә тышкы кыяфәт белән бәйле. Мәсәлән, мин чәчне буятып яки кистереп ата алам Шулай ук, кибеткә барып, күлмәк яки туфли алырга мөмкинмен. Бу эшләр минем кәефемә карап башкарыла. Тик глобаль эшләрне һәрвакыт уйлап эшләргә кирәк һәм андый эшләр минем 3-4 ел алдан язылып куелган.⠀

– Фотосессияләргә ничек әзерләнәсез? Күлмәкләрне махсус сатып аласызмы яки арендагамы?

– Фотосессияләрне мин бик тә яратам. Төрле чак була, кайбер фотосессияләр махсус эшләнә. Мәсәлән, музыкаль альбом чыгарыр алдыннан, клипка төшкәндә. Мондый фотосессияләргә махсус күлмәкләр тегелә. Ә кайбер фотосессия инстаграмда яңалыклар кертү алдыннан махсус ясала. Ул имидж өчен ясалган фотосессия дип атала. Бу гардеробта булган киемнәр, образлар ярдәмендә башкарыла. Образларны, киемнәрне төрлечә алмаштырып, фотога төшү — минем яраткан шөгылем.

– Сезнең аккаунтта 25,9 мең подписчик-укучы. Реклама белән акча эшлисезме? Нинди постлар куярга тырышасыз?

– Реклама тәкъдим итүчеләр бик күп, төрле-төрле вариантлар, тәкъдимнәр килә, ләкин бөтенесен дә кабул итмим. Әгәр реклама миңа файда китерә икән, ни өчен кабул итмәскә?! Мин һәрвакыт үземнең образыма, имиджыма игътибар итәм, миңа берәр хезмәт күрсәтү, товар (процедура) файда китерә икән, мин кире какмыйм.

– Сез бик еш сәхнә образларын, чәч төсен алыштырасыз. Мондый кыюлык нәрсә белән бәйле?

– Моны кыюлык димәс идем, миңа шулай ошый. Барам да кара төскә буятам, кистертәм, үстертәм, монда проблема юк. Мин экспериментлар яратам. Кечкенә чакта минем чәчләр билдән аска хәтле, озын иде. Мин аларны кистерергә дә курка идем, кистертмәделәр дә. Һәрвакыт озын толымлы кыз булдым. Студент чагымда беренче тапкыр чәчемне буяттым. Ул “кызыл агач” төсендә иде, шуннан башлап минем образларым гел алмашынып торды, кистергәнем дә, үстергәнем дә булды, ап-ак чәчле блондинка да булдым. Кыскасы, нинди генә вариантлар булмады. Инстаграм барлыкка килгәч, игътибар күбрәк бирелә башлады, ләкин электән үк образларымны алмаштыра идем инде, бу элек күренми генә иде. Элеккеге фотоларны куйсаң аерманы күрәләр. Бигрәк тә хәзерге технологияләр белән чәчләрне теләсәң үстертәсең, телисең икән кистертәсең яки төрле төскә үзгәртәсең.

– Инстаграм барлыкка килгәч җырчыларга яңа мөмкинлекләр ачылды диләр. Бу фикер бн килешәсезме? Социаль челтәрләрне100% кулланасызмы ?

– Мин инстаграмны 100% кулланам, ләкин бит эш минем ничек куллануда түгел. Бүгенге көндә хайп дигән нәрсә бар. Кешелеклелек сыйфатларын онытып, кешеләр хейтерларга әйләнәләр. Минем аккаунтымны характерыма охшаган кешеләр карый, миндә начар кешеләр, хейтерлар юк. Моны 100% төгәл әйтә алам. Мин үземнең һәрбер укучымын (подписчигымны) яратам. Нинди генә фото куйсам да, алар беркайчан да миңа карата начар фикер язмыйлар. Әлбәттә, кайбер жырчылар хайпны кулланалар, үзләренә игътибарны җәлеп итәр өчен нинди генә юллар, фотографияләр, видеолар чыгармыйлармыйлар. Мин андый алымнар кулланмыйм. Нәрсә бар — шуның белән бүлешәм. Минемчә, бу дөрес.

Бәйле