Апасын үтергән Башкортстан миллионерына сәер җәза бирелә

Айнур Абдулнасыйров — иң танылган башкорт стартаперы.

Дүртөйле район суды чит телләрне өйрәнү өчен кушымтага нигез салучы 34 яшьлек Айнур Абдулнасыйровны мәҗбүри дәвалауга җибәргән. Искәртеп узабыз, 15 миллион долларлык онлайн продукт хуҗасын 47 яшьлек апасын үтерүдә гаепләделәр. Тикшерү версиясе буенча, бу елның 2 маенда программист, Дүртөйле авылындагы Гагарин урамында урнашкан үз йортында булганда, туганына пычак белән ташлана һәм аның муенына сигез тапкыр пычак белән кадый.

Шул ук вакытта ир аек була һәм хокук сакчылары килгәч, үтерүне таный. Кызының канга баткан  җәсәден әнисе таба, улы мәет янында була һәм апасының гомерен өзүен кире какмый.

Айнур Абдулнасыйров — иң танылган башкорт стартаперы, үз вакытында 7,5 млн сумга «тел йөртүчеләр клубы» компаниясен саткан, аны булдыруга нибары сигез мең сум тоткан булган. Чит телләргә өйрәтүче Lingualeo уен сервисы проектын ул алган акчаларга эшләтеп җибәргән, һәм хәзер ул бөтен дөньяда 17 млн. нан артык кулланучы булган кушымта эшли. Соңгы вакытта Айнурның  компаниясе Казанда татар телен өйрәтү буенча интернет-платформа булдыру өстендә эшли, ә Дүртөйледә ул май бәйрәмнәрендә әнисе янына кайткан була.

Айнур  — отличник, Мәскәү Югары икътисад мәктәбен тәмамлаган. Беренче интернет-сервисны ул акча эшләргә кирәк булу сәбәпле, студент чагында  төзи – “тел йөртүчеләр клубы » укытучыларны һәм тел өйрәнергә теләүчеләрне берләштерә, ә Абдулнасыйров бу килешүләрдән үз  процентын ала. Ә аннары дөнья базарына чыгачак белем бирү компаниясен булдыру теләге туа һәм башкорт даһиы уңышка ирешкән.

Стартаперның туган апасы Эльвира да үзенчәлекле , тик бу искәрмә җитди психик авыру — шизофрения булып чыга. Айнурның әнисе сүзләренә караганда, хатын һәрчак абыйсын талаган һәм бу  көнне туганын үтерүгә этәргеч бирергә мөмкин. Кулга алынучының әнисенә аеруча авыр — бер көнне кызын да,хәзер рәшәткә артында дәваланачак улын да, югалткан.

Белгечләр пычакка үрелгән  интернет-миллионер да психик патологиядән җәфа чигә — Абдулнасыйров әфәндедә дә, апасында кебек үк, психикага бәйле проблемалар бар, дигән карарга килгән.

Дүртөйле районара прокуратурасы җинаять эшен судка һәм ир-атны махсуслаштырылган стационарда мәҗбүри дәвалауга җибәрү турында карар чыгарган.

Кушымта әлегә гадәти режимда эшли, һәм кулланучылар фикеренчә, Айнур  соңгы елда икътисади нәтиҗәләр күрсәтмәгән сервисны күтәрү өчен, бу куркыныч юлга барган.

Чыганак МК

Бәйле