Азнакайда кеше гомере өзелүгә китергән коточкыч юл һәлакәте

-- Alfia

Азнакай районы ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 24 сентябрь 23.36 сәгатьтә Әлмәттән Мәлбагыш авылына таба хәрәкәт итүче “УАЗ-31519” машинасы шоферы борылышта Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-211440 автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә, ике машина бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән “ВАЗ” машинасының 2000 елгы йөртүчесе урында ук һәлак була.

Аның машина йөртү стажы – 3 ай.

“ВАЗ”да булган 2001 елгы ике егет һәм 1997 елгы тагын бер пассажир шулай ук авыр җәрәхәтләнәләр. Алар Әлмәт сырхауханәсенә илтелә.

Авыр тән җәрәхәтләре алган 1959 елгы “УАЗ-31519” шоферы шулай ук Әлмәт шәһәренә җибәрелә.

 

Мәгълүмат: aznakaevo-rt.ru

Бәйле