Башкортстанда юлда 33 яшьлек хатынның өзгәләнгән гәүдәсе табыла

-- Alfia

Башкортстанның Кырмыскалы районы Олыкүл авылында юлда 33 яшьлек хатынның өзгәләнгән гәүдәсе табылган.

Билгеле булуынча, 24 сентябрь төнлә хатын юлда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. ВАЗ-2114 машинасындагы шофер хатынны күрмәгән һәм аны бәрдергән. Хатын биш өлешкә бүленгән.

Машина йөртүче шулай ук руль артына эчеп утырган булган. Мәрхүмәнең балалары калган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

 

Бәйле