Казанда юл һәлакәте: автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдерә [видео]

-- Alfia

Казанда Фучика урамында автобус «зебра»да хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итте.

«Юл-транспорт һәлакәте 25 сентябрь кич Фучика урамында булды. Автобус йөртүчесе җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә хатын – кызны бәрдергән», — диделәр ЮХИДИдә.

Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле