«Күңелендә туган икеләнүен ничек әйтергә иренә? Бәйләндем, ияләштем мин…»

-- Лейла

Кикерииикүүүүк!” Әтәч халкы күпме генә тырышмасын, Рәүфә гомере буе алардан алда уянырга өйрәнгән. Ярата ул таңны каршыларга. Җәйге таң атканын күрми калса, әллә нинди, үзе өчен бик мөһим хәлдән, халәттән мәхрүм кала кебек… Иртәнге тәмле йокыга талган ике улын уятмаска тырышып, ул торгач та кыбырсый башлаган ирен борчымаска теләп, Рәүфә әкрен генә урыныннан кузгала да, бит-күзен юып тышка чыга. Җылы юрган астыннан яңа чыккан тәне иртәнге салкынча сафлыктан әзрәк дерелдәп куя. Тавык чүпләсә дә бетми торган эшләрен башлаганчы, Рәүфә, бер тын тирә-якка карап, тып-тын гына басып тора. Әнә Торна тавының үреннән кояшның ал битенең бер чите күренә башлый. Ул, күз алдында, зураеп кызгылт-ал шарга әйләнә. Йокыдан уянып килгән авыл назлы кояш нурларына күмелә… Көтүгә барасы мал уяна. Сарык бәэлдәгән, сыер мөгрәгән, ат пошкырган, хатын-кызның малына эндәшкән тавышлар ишетелеп кала…

Өй алдында эленеп торган халатын эләктереп, Рәүфә лапас астына, маллар янына керде. Җәйге җылы көннәрдә абзарга япмый ул малларны. Ире җиңелчә такталардан каккалаган шифер түбәле лапас астында куна сыеры, танасы һәм сарыклары. Атсыз йорт йорт түгел, дип санаган иренә каршы бара алмый Рәүфә. Әнә, алгы аякларын тышаулап, төнгелеккә елга ярындагы чирәмгә җибәргән “Кашкар” утлап йөри…Малларны алгы якка чыгарып, җәһәт-җәһәт кенә аларның астын чистартып алды уңган хатын. Хуҗабикәсен күптән көткән кызгылт-каракучкыл йонлы, дугалы мөгезле, маңгай уртасында бер тотым ап-ак “йолдызлы” Йолдызкайны, сыртыннан сыпыргалап, мөгезен агач баганага бәйләде дә, сыер саварга әзерләнде.

Ярата Рәүфә сыер саварга. Өйдән алып чыккан җылы су белән сөт тулудан бүрткән имиләрен бармаклары белән сыпыра-сыпыра юганда, рәхәтләнеп басып тора Йолдызкае. Чиста, йомшак тастымал белән корытканчы сөртә. Ире Гата ясап биргән тәбәнәк кенә агач утыргычка утыра да, бармак очына әзрәк вазелин сөртеп, Йолдызкайның сөттән ярылырга торган имиенә тырнаклары белән җиңелчә тырнаштыргалап, каккалап-суккалап, сыйпаштырып массаж ясый. Хайванкай бу вакытта, рәхәтлектән изрәп, муенын сузып, кыйшанмыйча да, күши-күши басып тора. Менә иртәнге эшнең иң теләп башкарганы – сыер саву. Саргылт-ак, җылы сөт җебе, уйнаклый-уйнаклый, калай бидрә кырыена “зең-зең… чыз-чыз…” кагылып, бидрә төбендәге парлы, күбекле сөт күләмен күз алдында үстерә бара. Парлы сөткә генә хас тәмле ис килә… Алгы ике имчәкне ике кул учына “кочып” алып, алмаш-тилмәш авырттырмый гына тарта Рәүфә. Үсмер чагында әнисе беренче тапкыр саварга өйрәткәндә, әле генә сыгып чыгарган имчәкнең шул арада тулып торуы гаҗәпләндерә, кызык күренә иде. Әйтерсең дә, өстән сөт өстәп, салып торалар…. Алгы имчәкләр белән эшне бетергәч, Рәүфә арткы ике имчәккә үрелә. Хуҗабикәсе урындыгы белән күченеп йөрмәсен дигәндәй, акыллы сыеры арт ягын Рәүфә ягына әзрәк борып та куя.

Әллә бозау чагыннан үз баласы кебек карап үстергәнгә, әллә ничек, аеруча яратып тәрбияләде хатын бу хайванкайны. Гомере буена йорт маллары асрап, малны, аның холкын яхшы аңлаган Рәүфә бик акыллы, мул сөтле, яхшы нәселле сыерга юлыкты. Шөкер, уңды Рәүфә бу сөтлебикәдән. Моңа хәтле сөте мул да, тәмле дә, куе да булды. Дөньяга китергән бозаулары да таза, ныклы булды. Ике үгез малайны иткә суйсалар, өч тананы сатып та җибәрделәр. Йолдызкайдан туган буаз тана “Чибәркәй” әнә тиздән үзе әни булачак, аллабирса. Хайванкаеның яше арта баруы гына борчый хатынны. Иренең, кар төшкәч суярбыз, дигән сүзенә каршы берни әйтмәде Рәүфә. Аның җавапсыз калуын үзенчә ризалык бирү дип аңлаган ире чынлап та суярга җыена кебек Йолдызкайны…Күңелендә туган икеләнүен ничек әйтергә иренә? Бәйләндем, ияләштем мин Йолдызкайга, кызганыч ул миңа, дисә аңлармы ире? Яше арта барган малкайны гомер буе тотып та булмый бит…

Җилене йомшап, җиңеләеп калган Йолдызкай рәхмәт йөзеннән озын, кытыршы теле белән хуҗабикәсенең аркасыннан ялап алды да, көтүгә “эшкә” китте. Үзе турында кайгырткан хуҗаларын туйдыручы, ашатучы икәнлеген аңлаган кебек, “эшенә-вазифасына” бик җаваплы карый хайванкай. Болында үләннең иң сутлыларын, файдалыларын гына сайлап ашый. Һәр кич арт аяклары арасына сыймаган, сөттән тулышкан җиленен сөйрәп диярлек алып кайта иде ул элегрәк. Башка холыксыз сыерлар кебек, йортына кайтмыйча, үзен эзләтеп йөри торган начар гадәте юк. Сөзешеп-нитеп тәртип бозмый. Яше олыгая барган сыерның сөте соңгы вакытта бик күп булмаса да, сыйфаты яхшы, туклыклы. Рәүфә сөттән ниләр генә ясамый, ниләр генә пешерми гайләсенә. Кашык батырып, кашык басып торырлык, куе, тәмле сөт өсте, кызыл чөгендер кушып яки кушмыйча ачытылган әчкелт-татлы катык, балалары кайнатма кушып, аеруча ярата торган эремчек дисеңме, ире иртән бер банка эчеп куярга яраткан әйрән дисеңме, кискән токмач салынган сөт ашы дисеңме… Яңа эретелгән эремчектән ясалган корттан гөбәдияне яратып пешерә Рәүфә. Бу кыйбатлы заманда әнә кибеттә ачыган сөтне генә дә нинди хакка саталар! Туйдырды, ашатты моңа хәтле хайванкай гайләне, аллагашөкер. Сөтен дә, итен дә бирде җиткәнче. Үз гайләсенә дә җитә барды, түбән очта яңа гына тормыш башлап җибәргән олы кызы Сәвиягә дә көн аралаш илтә Рәүфә сыердан “күчтәнәч”. Яшь гайләнең әле мал алырга мөмкинчелекләре юк, ә тамак туйдырырга кирәк… Ике балалары үсеп килә. “Чибәркәй”дән тиздән туасы бозауны илтеп бирергәме әллә шуларга… Кайчандыр Йолдызкайны бозау килеш сатып алган Хөннә әбине дә онытмый Рәүфә. Сыер асрарга хәле калмаган карчыкның болдырына, сөтен булсынмы, каймагын булсынмы, калдырып киткәли.

… Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә… Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады. Басуларга иген чәчкәндә чәчелә, чәчмәгәндә юк. Гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән Гатага да эш бик төшми. Эше булса да, эш хакын нык кына кистеләр. Җиңел түгел хәзер авыл кешесенең тормышы…

Әнә авылның ир-егетләре чарасыздан себергә эш эзләп чыгып китәләр. Айлар буе якыннарын күрмичә яшәп, гайләләр таркала. Кая бара бу замана, аңламассың… Кырдан арып кайтып, болдырда тәмәке тартып утырган Гатаны тирән уйларыннан хатыны уятты: “Сиңәйтим, мунча әзер. Бара торасыңмы? Чиста киемнәрең мунча алдында…” Гата, тәмәке төпчеген аягы белән басып сүндерде дә, мунча ягына юнәлде. “Мөөөө… мөөөө…”, — муенын сузып хуҗасын сәләмләгән Йолдызкай янында тукталмыйча булдыра алмады Гата. Маңгай уртасындагы ап-ак йолдызын кашыды, мөгезен сыйпады, дымлы, калын иреннәренә сөялле учлары белән кагылды… “ Булдырасың син, акыллы хайванкай! Уңдык без синнән хатын белән. Менә картая баруың гына… Суярга да кызганыч сине. Икенче елга калдырсак, итең ашарлык булмас, каты булыр. Сиңа алмашка “Чибәркәй” бар-барлыкка… Хуҗабикәң дә сиңа бик беректе… Сатып җибәрсәк, малайларга киемгә акча ярап торыр иде инде ул яравын… Нишләтергә инде сине?”. Йолдызкай, хуҗасының уйларын сизгәндәй, аның ягына борылып мөгрәде дә, үпкәләгән кебек, лапас астына кереп китте. “Ныклап киңәшергә кирәк хатын белән сыер хакында…”, — үзалдына уйлана-уйлана, мунчага юнәлде Гата.

Маллар көтүдән кергәнгә дә шактый гына вакыт үтте. Көннәр ныклап кышка табан борылды. Суытты. Авыл халкы суясы малын суя башлады. Гата да яше арта барган кысыр сыерына икеләнә-икеләнә караштыргалый. Ел да буаз булган, ә быел кысыр калган Йолдызкай, бу халәтеннән кыенсынгандай, уйга талган кебек, абзар мөешенә текәлеп, күшәп тора… Тышта мал карап йөргән хатынына ире: ”Нәрсә, иртәгә сыерны суябызмы малайлар өйдә чакта?”, — дип эндәште. Хатыны ә дә димәде, я дә димәде. “Үзең хуҗа. Үзең беләсең…”, — дип кенә куйды. Гата, авыр сулап, кулын селтәде дә, өйгә керде. Тәрәзәдән ишек алды, мал абзары уч төбендәге кебек күренә. Әнә хатыны Йолдызкайның алдына хуш исле печән салды да, кулы белән хайванның сыртын кашып тора… Бер кулы белән танавын сөртеп алган кебек… Әллә елый инде? Әй, бу хатыннарны да әйтер идем инде!.. Кичен алар Йолдызкай турында хатыны белән башкача сөйләшмәделәр. Гатаның да, Рәүфәнең дә кәефе никтер шәптән түгел иде.

Иртәгәсен Рәүфә, гадәттәгечә иртә торып, тышка мал карарга чыкты. Иренең урынында булмавы гаҗәпләндерсә, Гатаның иртән иртүк торып чанага сәндерәдән печән төяп ятуы аны аптырашка салды. “Кызга, Сәвиягә илтәм сыерны. Булдыралганчы асрасыннар. Печән җитәрлек. Булмый миннән… “, — диде Гата, лапас коймасы аша хуҗабикә белән хуҗасына төбәлеп, аларны тыңлагандай басып торган Йолдызкайга күз ташлап…

Чыганак: kitap.net.ru/Физәлия Дәүләтгәрәева
Фото: wallpaperscave.ru

Бәйле