Бер кыз үлгән абыйсыннан СМС ала [фото]

-- Лейла

Reddit кулланучысы —  ruthless0903 6 ай элек үлгән абыйсына смс хәбәрләр язган һәм күптән түгел генә җавап алган.

Язылу скриншотлары социаль челтәрдә басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Рәсемнәрдә 22 сентябрьдә абыйсына свгынуы турында язуы күренә,  һәм икенче көнне таныш булмаган кешедән җавап килгән.   «Кызганыч, сез кемнедер сагынасыз, әмма, кызганычка каршы, сез анда эләкмәдегез»,-диелә хәбәрдә.

Кыз таныш булмаган заттан гафу үтенә һәм март аенда үлгән абыйсына смс хәбәрләр язуын әйтә. Бу кызга абыйсы белән уй-фикерләре белән уртаклашу кебек тоелган икән. Әңгәмәдәшенең дә туганнан туган апасы үлгән була икән, шуңа күрә ул кызның хисләрен аңлый, ул таныш булмаган кешегә рәхмәт белдерә.

Чыганак: РИА-Новости

Фото: tarifrus.ru

Бәйле